Дилбәр Булатова - Кунак мунчасы

  Рет қаралды 24,387

Милли радио Китап

Милли радио Китап

Жыл бұрын

Ә без кунакка китеп бара­быз. Аръякка. Нәнәйләргә, мунча керергә.
Кинәт… Зәңгәрсу-кара күк йөзе тибрәлеп китә, эре-эре йолдыз­лар урыннарын­нан кубып җиргә коела башлый дисәм… әти мине күтәреп үзенең иңбашына утырткан, имеш. Миңа, биш яшьлек олы кызга, әти җилкәсендә бару оят та кебек. Тик бу хакта бөтенләй оны­там да, тәү күргәндәй, як-ягыма күз салам. Моңарчы астан, җирдән баш күтәреп, авыз ачып карап барган дөнья кинәт кечерәеп калган! Минем түгел, әтинең дә колачы җитмәс каенннар тәбәнәкләнеп җиргә чүккәннәр; әллә кайда, аста, әтинең сүчинкәләре астында, баш әйләнерлек түбәндә җемелдәп ят­кан кар, миңа ачуланып теш шы­гырдата.
Безнең янәшәдән атлаган, кыш­кы пәлтә, башына бәйләм башлык кигән әниемә күз салам. Ул юрганга төрелгән энемне күтәргән. Беләбез юрган хәлләрен - кысыклыгы аның, уңайсызлыгы… Ә әтинең иңбашында юрган михнәтләренең берсе дә юк.
Салам, силос кисәкләре чәчелеп яткан чана юлы тап-такыр. Ара-тирә тупчык­лар - ат «койрыгын­нан» төшеп калган шарчыклар очрый. Әти кайчак аларны тибеп-тибеп җибәрә. Әтинең муенына ныграк ябышам, танавым аның ко­лакчынлы, зур төлке бүрегенә ки­леп төртелә, тик мин куркып та ка­рамыйм. Ник куркыйм, минем әти - авылдагы иң көчле, иң озын кеше. Һәрхәлдә, мин белгән кешеләр арасында. Иң кырысы да. Шуңа күрә мин сыңар өн дә чыгармаска, әтиемнең ачуын кузгатмаска, юга­рыдагы рәхәт мизгелләремне ни­чек тә озаккарак сузарга телим.
Кинәт йолдызлар тагын урын­нарыннан куба, тик бу юлы алар дәррәү өскә чөеләләр - әтинең озын куллары мине юл читенә төшереп куя. Кар өстендәге юка гына бозлы ялтыравык элпә мине күтәрерлек түгел. Батуым бер хәл, атлап китә алмый этләнәм. Әни ку­лындагы энем әти кулына күчә, әни мине кар эченнән тартып алып, әйләнә-тирәдәге бердәнбер тая­ныч - көндезге җепшектән соң төнгелеккә катып киткән юлга ба­стыра.
Елга аша чыгасыбыз бар, шуңа төшерделәр инде мине кулдан. Уң якта өңрәеп, кап-кара шәүлә бу­лып тегермән өе кала. Бу турыда­гы күперне тегермән күпере дип атыйлар, ат күпере дә диләр, чөнки аңардан җигүле ат белән дә чыгып йөрмәле.
Безнең инеш бәләкәй генә бул­са да бик йөгерек, бик җитез үзе. Шуңадырмы, ярларын уеп, ашап бетереп, әллә кайдан, төптән агып ята. Шуып төшәргәрәк исәп бар, тик картәтием быел гына алып биргән өр-яңа кара пималарым тыңлап та карамый. Ирексездән, гөжемгә йөгереп төшеп китәм. Егылмыйм, абынмыйм - беләм бу төшнең холкын. Дөбер-дөбер килеп, такта күпердән чыгабыз. Күпер астын­нан, кар каплаган инешнең шылты­рап агып яткан тавышы ишетелә. Үзалдына нидер сөйләнә-сөйләнә каядыр китеп барган эшлекле генә, үз-үзеннән бик канәгать кенә тере бер җан ияседәй тоела ул миңа. «Прибет!» дим аңа, дус кызларыма дәшкәндәй иттереп.
Карасам, әтиләр теге ярга инде менеп җитеп баралар. Җан-фәрманга мин дә алар артыннан чабам. Бая шумый тискәреләнгән пималарым хәзер таеп интектерәләр. Әтиләр инде яр башында. Безнең әти дә, әни дә бик иркәләп, мәмиләнеп тора торганнардан түгел, көтми китеп ба­рулары да бар. Ашыгудан абынып егылам, гарьләнеп елап җибәрәм, үзем һаман мүкәйләп булса да өскә үрмәлим.
Менеп җитүемә, их, нинди бәхет (мин әлегә бу сүзне белмим, ләкин аның ни икәнен, нинди икәнен әтинең киң җилкәсендә тоям), йолдызлар тагын елпылдап җиргә коела; ярның ике ягын тутырып үскән, өнсез генә, сабыр гына утырган каеннар тагын кечерәеп калалар…
Ат дубырын уң яклап урап, нәнәйләргә турыдан киттек. «Бу як басудагы салам эскертләрен ач­тык», ди әти. Әни үзебезне кайгыр­та: «Халыкка салам бирмиләрме әле?» - ди. Мин әтинең ни дип җаваплавын ишетмим, ат абза­рын тыңлыйм. Әчкелтем силос исе аңкый. Утардагы берничә каракучкыл шәүлә, бездән өркеп, пошкы­рынып, аргы башкарак күчеп баса. Дубырның бүрәнә стенасы аша дөпелдәгән, кешнәгән, тибешкән тавышлар ишетелеп кала.
Нәнәйләргә барып җитүебез сизелми дә. Йортның урам як өч тәрәзәсе ялт итеп балкып тора, мунча тәрәзәсендә ут яна, күтәрмә өстендәге, тыштагы лампоч­каны да кабызганнар.
- Башыгызга мендерегез әле баланы, - ди гөр-гөр килеп без­не каршыларга чыккан нәнәй. - Төшерәлмәссез дә аннары…
«Тәхет»емнән колак кактыралар. Күтәрмә төбендә яткан каз кана­тын алып, әтиемнең сүчинкә йөзенә кунган, сары кайры тун чабуына ябышкан карларны себерергә тотынам. Әнинең буркиларына бозланып кар сарган. Канатның сырты белән дә алдыралмагач, себерке сабы белән кыргычлыйм.Үземнең пималар да шул рәвешчә тазартыла. Аякларыбызны бер-берсенә бәрә-бәрә, пима төпләрендәге карны идәндәге па­ласка коеп калдырырга тырышып, караңгы чолан аша үтеп, өй ише­ген ачабыз.
Һәм якты, җылы, парлы дөнья кочагына чумабыз. Токмачлы аш, бәлеш, компот исе, тагын әллә нинди тәмле исләр болыты чорнап ала. Тунымны, башлыгымны салып элгечкә эләм дә түргә йөгереп ке­реп китәм.
Олыларда минем кайгы түгел хәзер. Әни түрдәге караватта энемне юрганнан арындыра. Әти өстәл артына кереп кунаклаган. Табын белән кәбәркә арасында бөтерелгән нәнәйнең бөтен игъ­тибары әти белән әнидә. Ирек! Азатлык! Ачуланучы да, «тегеләй ит, болай ит», дип тарткалап тору­чы да булмаячак беразга!

Пікірлер: 27
@user-en9oe6mr8m
@user-en9oe6mr8m 3 ай бұрын
Гажэп дэрэжэдэ балачакны, дорес тэрбия бируне, якын туганлык хислэрен, табигать тосмерлэрен бик тэ оста тасфирлап, кунеллэргэ утеп керерлек эсэр, балачакка кайтарып, хислэрне ташытты. Язучыга да, укучыга да рэхмэтлэр яусын!!!
@user-xy5xv7bx7r
@user-xy5xv7bx7r Жыл бұрын
Уш китмэле эсэр, рэзмэт яусын, бэлэкэй чакларга кайтып килгэн кебек булдым
@user-rc5gg6uv4h
@user-rc5gg6uv4h 3 ай бұрын
Зур рэхмэт!!!❤❤❤
@user-fq5xv1vs8j
@user-fq5xv1vs8j Жыл бұрын
Бигрэк дерес язылган хэм бик матур укыйсыз . Аллахнын рэхмэтендэ булыгыз
@user-gu1ms7dc6f
@user-gu1ms7dc6f Жыл бұрын
бик дулкынланып тынладым.,Хикэя минем балачакларга туры килэ, охшаш яклары куп. Монсу булып китте, рэхмэт
@user-wb3ex4nq4n
@user-wb3ex4nq4n Жыл бұрын
Матур уҡыйһығыҙ🤔👍👏
@miliaushafairushina1627
@miliaushafairushina1627 4 ай бұрын
Бэхетле балачак искэ тоште. Донья рэхэте: туганнар жыелган чак, мичтэ тэмле ризыклар пешеп чыга, кышкы идэннен салкыны да бер китереп бэрде бит)). Э ул тылсымлы ачырга ясакланган тартма дим мин сезгэ)) - ул изолентанын исе борынымда тотэ
@anisshaymardanov7069
@anisshaymardanov7069 Жыл бұрын
Резедә Сәләхова укыды... Ә Дилбәр Булатова язды!!!
@anisshaymardanov7069
@anisshaymardanov7069 Жыл бұрын
Янгын күренешләре ифрат та оста тасвирланган... "Китап" радиосы тәфдирчесенә зур рәхмәт: осталыгына сокланырлык.
@user-bz4vx8in1c
@user-bz4vx8in1c 2 ай бұрын
❤❤❤
@user-uj9pq2nm2r
@user-uj9pq2nm2r Жыл бұрын
Бик матур укыдыгыз, рэхмэт, кунелгэ рэхмэт Будды, тагын котэбез❤
@user-qe8cd8ig2n
@user-qe8cd8ig2n Жыл бұрын
Бик матур эсэр.Балчакка кайтып килдем.Рэхмэт автора,укучы Резедэга, Китап FM га.Елаттыгыз😢
@user-ki6ez4pv5q
@user-ki6ez4pv5q Жыл бұрын
ХЭЕРЛЕ КИЧЛЭР!!! РЭХМЭТ, СЭЛЭМЭТ БУЛЫГЫЗ БАЛАКАЙ, БИГЕРЭК МАТУР ИТЕП УКЫЙСЫЗ. ЙЭРЭККЭ УТКЭЗЕРЛЕК ОКШАДЫ ХИКЭЯГЕЗ. МЕН РЭХМЭТ ДИЛБЭР БАЛАКАЙ БУЛДЫРАСЫН....ТАГЫ ШУНДЫЙ МАТУР ХИКЭЯЛЭР КЭТЕП КАЛАБЫЗ....🙏🙏🙏❤❤❤😘😘😘👍👍👍👍
@anisshaymardanov7069
@anisshaymardanov7069 Жыл бұрын
Бик матур хикәя. Оста чагыштырулар, якты образлар... Иҗат уңышлары телим Сезгә. "Койрыктан төшеп калган тупчыклар" гына ни тора!))
@user-ws9pu3nm6d
@user-ws9pu3nm6d Жыл бұрын
Рэхмэт🌺
@user-wi1bs7sv5p
@user-wi1bs7sv5p Жыл бұрын
Бар яктанда унган актриса резеда умница Рахмат
@user-ki6ez4pv5q
@user-ki6ez4pv5q Жыл бұрын
МОЛОДЕЦ ДИЛБЭР БАЛАКАЙ, БИГРЭК МАТУР ИТЕП ЯЗГАН.....!!! КАШКАРЫМА БАЛА ЧАГЫМА КАЙТКАН КЕБЕК БУЛДЫМ, МЕН МЕН РЭХМЭТ, ХИКЭЯГЕЗ ЭЧЕН!!! ХАЗИПОВА ТЭНЗИЛЭ 🙏🙏🙏🙏❤❤❤❤😘😘😘😘👍👍👍👍
@user-vn1vp7xu4q
@user-vn1vp7xu4q 8 ай бұрын
Бик рәхәтләнеп тыңладым, рәхмәт укучыга. 🌹
@user-uy8uc8nr2i
@user-uy8uc8nr2i Жыл бұрын
Рэхмэт "Китап". Белэкэй чакка кайтып килгэн кебек булдым.
@user-xv4bb7mk3x
@user-xv4bb7mk3x Жыл бұрын
Искиткеч гыйбрэтле эсэр,,, Резиденции эсэрнен нэкъ узеннэн - узэгеннэн,,,, артисткага унышлар телим,,, Милли радио - супер
@user-ko4qt4yp8r
@user-ko4qt4yp8r 5 ай бұрын
Ряхмят! Балалык доньясына саяхят очень.
@alfiafahurtdinova2220
@alfiafahurtdinova2220 Жыл бұрын
Ииих, шундый рәхәт итеп тыңладым инде . Тәмле итеп укуыгыз өчен зур Рәхмәт 🤲
@user-vn1vp7xu4q
@user-vn1vp7xu4q 8 ай бұрын
Бик матур, язылган,укучы бик матур укый тыңларга рәхәт, Бала чакны хәтерләтә.
@user-wb3ex4nq4n
@user-wb3ex4nq4n Жыл бұрын
Дөрөҫ яҙылған әҫәр🙏👏
@user-eq9tc9fm8i
@user-eq9tc9fm8i Жыл бұрын
Рәхмәт,яҙыусыға!Беҙгә уҡып,еткереүсегә!Бик матур әҫәр.Бала-саҡҡа ҡайтып килгәндәй булдым!🌺🌺🌺
@user-to9kw6im5q
@user-to9kw6im5q Жыл бұрын
Спасибо очень красивый рассказ.
@user-yv8rp7ss9q
@user-yv8rp7ss9q Жыл бұрын
Рэхмэт, шундый темле итеп укыйсыз, тынлыйсы да тынлыйсы килэ. Тагы котеп калам.
Гөлзада Бәйрәмова - Теләк
27:00
Милли радио Китап
Рет қаралды 34 М.
Final muy increíble 😱
00:46
Juan De Dios Pantoja 2
Рет қаралды 51 МЛН
I Can't Believe We Did This...
00:38
Stokes Twins
Рет қаралды 86 МЛН
Жайдарман | Туған күн 2024 | Алматы
2:22:55
Jaidarman OFFICIAL / JCI
Рет қаралды 1,7 МЛН
Heartwarming: Stranger Saves Puppy from Hot Car #shorts
00:22
Fabiosa Best Lifehacks
Рет қаралды 20 МЛН
Галимҗан Гыйльманов - Табылдык хатлар 1
1:03:47
Милли радио Китап
Рет қаралды 15 М.
Әни. 25. "Күңел күзе"
57:35
Zalia Hisami
Рет қаралды 48 М.
КЕМ  ҖЫРЛАДЫ.
ӘМИРХАН  ЕНИКИ
13:41
Мәңгелек татар әдәбияты.
Рет қаралды 6 М.
"ҖУЕЛМАС ЯРА" ВИНИСА ФӘТТАХОВА ГҮЗӘЛ ЯППАРОВА УКЫЙ
9:14
ЧИТАЕТ ГУЗЕЛЬ ЯППАРОВА
Рет қаралды 24 М.
ШӘҮЛӘ (Хикәя)
12:54
Айзирәк Гәрәева-Акчура
Рет қаралды 8 М.
Айгөл Әхмәтгалиева "Өч тәңкә"
36:27
Милли радио Китап
Рет қаралды 30 М.
Мәдинә Маликова   Чәчкә балы   01
1:15:26
Милли радио Китап
Рет қаралды 32 М.
"БҮРӘНӘ ҖЫЛЫСЫ" МИЛӘҮШӘ ӘХМӘТҖАНОВА-УСМАНОВА МАТУР ХИКӘЯ
14:39
ЧИТАЕТ ГУЗЕЛЬ ЯППАРОВА
Рет қаралды 31 М.
Sigma Kid Hair  #funny #viral #comedy
0:17
CRAZY GREAPA
Рет қаралды 6 МЛН
When dad sneezes 😱😵‍💫 LeoNata family #shorts
0:26
LeoNata Family
Рет қаралды 5 МЛН