Рет қаралды 668
Гөмереңнең тик бер көнен
Бүләк ит син миңа!
Күп кирәкми, бары бер көн
Бик җитәр иде миңа.
Җитәр иде шул кояшның
Яктылыгын тоярга,
Күктәге сандугачның
Сайраганын тыңларга.
Һәр йолдызны саный-саный,
Болыннарда ятырга.
Каеннарны коча-коча,
Елый-елый кайтырга.
Җир йөзендә һәр җәнлекне
Сыйпап, яратыр идем.
Кырларга чыгып «Сарман»ны
Кычкырып җырлар идем.
Яхшылык кылганнарга
Мең рәхмәт укыр идем.
Яманлык теләгәннәргә
Эндәшми калыр идем...
Кычкырып көлүчеләргә
Кушылып көләр идем.
Күз яшьләрен түккәннәргә
Кушылып елар идем.
Нинди генә эш булса да,
Һич куркып тормас идем.
Матур чәчкәләр курсәм дә,
Берсен дә өзмәс идем.
Мәхәббәтемнең иң олысын
Бирәсем килә сиңа.
Бар игътибар, тугрылыгым
Күрсәтермен тик сиңа.
Гөмереңнең бер көне
Җәл булмый икән сиңа,
Бүләк итеп кара аны
Аяксыз, кулсызларга...
Бүләк ит күрмәүчеләргә,
Бүләк ит чукракларга,
Бүләк ит туа алмый калган
Бер гөнаһсыз сабыйга...
Бүләк итә калсаң миңа
Гөмереңнең бер көнен
Аклар идем бар җиһанга
Ялгыш булган үлемем.
Тик шулай да тормышыңда
Очраса авыр юллар.
Мин бәхетсез диеп елап,
Битне капласа куллар...
Бүләк ит миңа бер көнең
Бары бер көнең кирәк!
Бик бәхетле булыр өчен
Бер көн дә җитә, димәк!...
Радик Шарафиев #радикшарафиев #стихи #шигырь #гомерненберконе