Рет қаралды 6,756
Күңелемдә йөрткән, сез өзелеп көткән Йөрәк җырларымны җырладым.
Күреп үзегезне, көләч йөзегезне,
Алкышлардан сезнең туймадым.
Җырдан күпер ясап, йөрәкләрне ялгап
Араларны мәңге бәйләдем.
Китсәк тә еракка, аерылмыйк озакка
Җыр илендә калыйк мәңгелек.
Инде урамда төн, үтте бу матур көн
Хушлашырга җиткән минутлар
Юллар көтә безне, сагынырбыз сезне
Кабат очраштырсын язмышлар.
Күңелемдә йөрткән, сез өзелеп көткән Йөрәк җырларымны җырладым.
Күреп үзегезне, көләч йөзегезне,
Алкышлардан сезнең туймадым.