Рет қаралды 22,238
ӨЗЕП АЛ
Юлларыңа чәчәк булып үстем.
Өзеп ал син мине,өзеп ал!
һич калдырма юллар тузанында-
Йөрәгеңә сөю итеп сал!
Кушымта:
Мин-сөю бу тормыш языңның,
Иң матур,иң гүзәл саф гөле
Мин синең шатлыгың,бәхетең,
Өз,ярым,өз син мине!
Урап үтмә инде мине,җаным,
Чит-ятлар кулына ташлама.
Бәхет өчен килдек бу доньяга,
Гомер язым яңа башлана.
Кышымта:
Үз итмәсәң мине,яр итмәсәң,
Ялгызымны утта яндырма.
Кайнар кулларыңда үләрмен мин,
Кырауларга,зинһар,калдырма.
Кушымта:
Болыннарда,җаным,чәчәкләр күп,
Сайлаганнар әйдә,сайласын.
Башкаларны өзсәң,тик соңыннан
Үкенерлек
булып калмасын!