Рет қаралды 1,542
Акустик гитара белән Илнар Шәрәфетдинов башкаруында "Җырлыйм туган якта" (Cırlıym tugan yaqta) дип исемләнгән җыр.
Бу җыр Айдар Галимов вә Гүзәл Уразова репертуарында бар.
Җырның авторлары:
Илгиз Закиров көе
Роберт Миңнуллин сүзләре
Яңа видеоязмаларны иң элек карар өчен каналга язылыгыз / ilnar61
Илнар Шәрәфетдинов иҗтимагый челтәрләрдә:
Telegram kanal t.me/sharafetdin
Instagram / ilnarsharafutdinov
Facebook / ilnar.sharaf. .
VK shilnar
Сүзләр:
Ничек ташлап китим, ничек ятим итим
Сөн буенда үскән талларны.
Ага чишмәләр дә, белмим нишләргә дә -
Ташлап китә алмам аларны
Китсәм туган яктан - читтә бәхет тапмам,
Яшәрмен гел җанны телгәләп.
Җырлыйм туган якта,
Җырлыйм сезнең хакта.
Каеннарым белән бергәләп
Җырлашырлар иде,
Елашырлар иде -
Таллар миңа туган диярлек.
Әгәр китсәм, алар -
Өянкеләр, таллар
Китәчәкләр миңа ияреп.
Кушымта.
Туып-үскән шушы
Җирнең мин бер кошы,
Китәргә дип ләкин кагынмам.
Кайгы-шатлыкларым,
Шатлык-сагышларым
Җибәрмәсләр туган ягымнан.
#sharafetdin #ильнаршарафутдинов #CırlıymTuganYaqta