Рет қаралды 4,049
1)Эзләрмен!
Сукмаклардан синең эзләрең.
Көтәрмен!
Яңгыр булып явып үтәрмен.
Яшермә!
Күзләреңдә чагыла сагыш.
Үкенмә!
Язмышларда да була ялгыш.
Припев:
Сагынам!
Язны көткән кебек көтәмен.
Яратам!
Оныталмый сине йөрәгем.
Талпынам!
Әйтерсең лә күңел очар кош.
Яндырма!
Канатларны утларда сагыш.
2)Яратам!
Ихлас сиңа минем хисләрем.
Сизәмен!
Сагынудан яна йөрәгең.
Кабатлыйм!
Күңелемнән синең исмеңне.
Онытмам!
Бергә булган һәрбер мизгелне!